19 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Садретдинов: «Узган ел Татарстан юлларында 15 баланың гомере өзелде»
2025 елда Татарстан юлларында балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-
Яңалыклар
Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм ул эшләгән ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составында үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.
-
Яңалыклар
Татарстанда хезмәт хакы аз булу сәбәпле, кемнәрнең эш урынын иң еш алыштырулары мәгълүм булды
Республикада йөртүчеләр, эшчеләр, кибет складлары, җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук офиста иң гади вазыйфаларны биләүчеләр еш урынын иң еш алыштыра.
-
Яңалыклар
Буа районында реле шкафына ут төртүдә гаепләнелүче студентларга 20 ел төрмә яный
20 һәм 23 яшьлек ике егет бер мессенджер аша элемтә объектларын – шул исәптән кәрәзле элемтә вышкаларын, тимер юлда реле шкафларын яндыру тәкъдиме алган.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советында язгы сессия ачыла
Бүген республика парламентының язгы сессиясе VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы белән ачылачак.
-
Яңалыклар
Кешенең алимент буенча җыелган әҗәте турында интернет аша ничек белергә? Укучы соравына җавап
Укчыбыз соравына белгеч җавап бирә.
-
Яңалыклар
Казанда өендә гашиш тутырылган 30дан артык пакет табылган хатын-кызны тоткарлаганнар
Казанда полиция хезмәткәрләре фатирында пакерларга тутырылган наркотиклар табылган 30 яшьлек хатын‑кызны тоткарлаган.
-
Яңалыклар
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Зәйдән СВО зонасына гуманитар ярдәм озатылды
Зәй районы Ватанны саклаучылар көне алдыннан солдатларга хәрби операция зонасына махсус гуманитар конвой илткән.
-
Яңалыклар
Татарстан Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган төбәкләре бишлегенә керде
Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы 2025 ел йомгаклары нигезендә төзегән тормыш сыйфаты иң югары булган лидер төбәкләр бишлегенә кергән.
-
Яңалыклар
Татарстанда бүген -29 градус салкыннан соң -9 градуска кадәр җылытачак
Бүген, 19 февральдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак, әмма көндез температура күтәреләчәк, дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.